Ләйсән Кариева: «Ул «Тормыш җырын» язды»

Без Казан шәһәре, Идел буе районының Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар музыка мәктәбе кунаклары, “Музыка кичәләре” залында очраштык. Кичәдә балалар композитор Җәүдәт Фәйзи әсәрләрен башкардылар.Ирексездән  җырларның авторы турында уйланып куйдым. Халыкның тарихи хәтерендә авторның катлаулы елларда иҗат иткән бер әсәре аеруча нык сакланган. Әле генә Бөек Ватан сугышы тәмамланган чак. Күңелләрне канатландыра торган яхшы җырлар кешеләргә бик кирәк иде. Авыр сугышта җиңгән халык тыныч тормыш төзергә хокук яулап алды ул чакта. 1946 елда Казанда Г.Камал исемендәге театрда кешеләрне сискәндерерлек уңыш белән язучы  Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» драмасы буенча куелган спектакленең премьерасы узды.  Бу спектакльга музыканы һәм «Тормыш җыры» көен композитор Җәүдәт Фәйзи язган иде. Спектакль барышында сугыштан кайткан фронтовиклар, аларның хатыннары һәм балалары, тол хатыннар һәм сугыш ятимнәре барысы да  бер үк вакытта ягымлы  лирик һәм кыю каһарманнар җыры ишеттеләр. Музыка аша Җәүдәт Фәйзи Җир йөзендә бара торган вакыйгаларны бик нечкә тоеп, яңа сугыш уты кабызучыларның  планнарын фаш итеп, кешеләрне уяу булырга чакырды.

    Күз алдымнан дистә еллар   йөгерешкән кебек булды. Башта «Тормыш җыры»н Бөек Ватан сугышы каһарманнары җырлады. Аннары җырны, эстафета итеп, сугыш чоры балалары күтәреп алды. Ә бүген «Тормыш җыры»н Җ.Фәйзи исемендәге музыка мәктәбе укучылары җырлый.

     Бөек Ватан сугышына кадәр, Мәскәүдә Татар опера студиясендә эшләгән чагында Җәүдәт фәйзи Муса Җәлил белән дус булган. Ә сугыш шул чор балаларының бәхетен тартып алды, күпләре ятим калды.Шул балалар өчен композитор каһарман шагыйрь Муса Җәлил сүзләренә бер төркем җырлар язды һәм анны балаларга бүләк итте. Шулай итеп, Җәүдәт абый ятимнәргә балачакларын кайтарды. Үзем дә сизмәстән, композиторның иҗади тормышы искә төшә. Аның беренче зур хезмәте — Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасына язган музыкасы, аннары М.Аблеевның «Шәмсекамәр» драмасына  һәм Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясенә  музыкасы булды.

        Шушы көннәрдә мин «Хуҗа Насретдин» спектакле режиссеры Кәшифә Тумашева кызы Зөмәррә Тумашева-Халитова белән очрашып сөйләштем. Зөмәррә Рәхимовнага балалар музыка мәктәбендәге кичә хакында сөйләгәч, ул Җәүдәт Фәйзигә багышланган истәлекләре белән  уртаклашты. Зөмәррә ханым  композиторның хөрмәтле шәхес  һәм күпкырлы  талант булуын ассызыклады.

      Җ.Фәйзи татар музыкаль комедия үсешенә  күп өлеш керткән шәхес булды. Мин вакытында җырчы Йолдыз Бурнашева белән  дус булдым. Ул «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр партиясен башкарган кеше.1957 елда Мәскәүдә Татар мәдәнияты декадасында бу спектакльне башкала театр сөючеләре дә яратып караган. Йолдыз Вафовна композитор Җәүдәт Фәйзи турында  сөйләргә ярата иде.

        Композитор классик  һәм милли музыканың кануннарын тирәнтен белеп, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестена опера иҗат итте. Җ.Фәйзи иҗат гомерендә 200 ләп җыр һәм романс язды. Ул шагыйрь С.Хәким, Г.Насрый һәм башка шагыйрьләр әсәрләренә  җырлар иҗат итеп, шигырьләргә канат куйды.

       Татарстан халкы Җәүдәт Фәйзине фольклорчы буларак та яхшы белә.  Профессиональ музыкант халык көйләрен җыеп, аларны саклап һәм кадерләп эшкәртә иде һәм аларны артистларга башкарырга хәзерләп,яңадан  халыкка кайтарып бирде.

          Республика җәмәгатьчелеге һәм хөкүмәте аның хезмәтләрен лаеклы бәяләп, балалар музыка мәктәбенә аның исемен бирде. Җәүдәт Фәйзи –Татарстан Республикасы һәм Россия Федераөиясенең  Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык  артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены кавалеры. 

      Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар музыка мәктәбендә музыкаль  кичәләр еш уза, балалар аның әсәрләрен яратып башкаралар.  Бу гүзәл айлы кичтә балалар чын Остазга мәхәббәтләрен расладылар.

     Җәүдәт Фәйзи бала чагында татар халкының бөек шагыйре Дәрдмәнд пианиносында музыкага өйрәнгән. Ә аның мандолиносын кардәше, публицист-язучы Диляра Мөхәммәдьярова аның ноталары белән бергә мәктәптәге укытучылар һәм укучыларга бүләк итте.  Остазлар үзләренә лаеклы алмаш хәзерли беләләр. Җәүдәт Фәйзи калдырган лаеклы укучыларның берсе-җырчы, укытучы, чын педагог Миңгол Галиев.   Ул Татарстан  Республикасының халык һәм  атказанган артисты кичәдә үзенең Остазы турында сокланып сөйләде.  

   Кичә ахырына якынлашты.  Менә берничә буынның   очрашу кичәсе тәмамланды. . Тарихтагы чорлар чатында композитор Җәүдәт Фәйзи белән өлкәннәр һәм балалар, берничә буын вәкилләре  очрашты.

                    

Ләйсән Кариева,

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты,

“Хәтер китабы” мемориалы хезмәткәре.

Пока нет комментариев

Комментарии