О НАС ПИШУТ: «НЕВЫПОЛНЕННОЕ ЗАВЕЩАНИЕ»

Году культурного наследия народов России посвящается.

«Невыполненное завещание». Так называлась статья Зульфии Халиуллиной, написанная ею под впечатлением празднования 125-летнего юбилея Мирхайдара Файзи в Балтасинском районе РТ и посещения музея в Шуде. Статья эта вышла 16 декабря 2016 г. Сегодня я нашла её в архиве газеты «Шәһри Казан». Трудно передать словами, насколько точно Зульфия передала остроту момента в этой статье. Она смогла прочувствовать всю несправедливость по отношению к судьбе наследия Мирхайдара Файзи, найти нужные слова для того, чтобы выразить сожаление о том, что мы недостаточно чтим память человека, создавшего «Галиябану», музыкальную драму, которая в течении ста лет остаётся самой востребованной в татарском театре.

Так о  каком же наследии пишет журналистка?

Эту тему мы поднимаем на страницах нашего сайта уже пять лет. Речь идёт о дневниках драматурга, хранящихся в Отделе рукописей и редких книг научной библиотеки им. Н.И Лобачевского при Казанском федеральном университете. Огромная кладовая бесценных сокровищ татарской культуры сберегла для нас архив Мирхайдара Файзи, включающий его письма, блокноты и 68 тетрадей его дневников, исписанных вязью старо-татарской письменности.

В рубрике нашего сайта «Проблемы наследия» Вы можете найти публикации с моими обращениями по поводу необходимости транслитерации рукописей драматурга в Академию наук РТ, в ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова, в министерство культуры РТ, в министерство образования РТ, к президенту РТ. За прошедшие пять лет нам не удалось привлечь внимание тех, кто должен по долгу службы заботиться о сохранении и возрождении культуры нашего народа.

Почему-то так всегда получается, что проблемами, которые я поднимаю, заинтересовываются не должностные лица и организации, которые должны руководить решением вопросов, а те, кого я называю настоящими профессионалами и «людьми на своём месте». Они откликаются и, засучив рукава, берутся за дело. На безвозмездной основе, не жалея своих сил, времени, эти люди  воссоздают своим трудом нашу культуру и историю.

 

Когда Зульфия писала свою статью, ещё ни одна тетрадь не была транслитерирована и переведена на современный татарский язык, а наш сайт только начинал свою работу. Но уже в январе 2017 г. в журнале «Безнең мирас» появилась публикация со страницами дневника Мирхайдара Файзи. С этого момента главный библиограф ОРРК научной библиотеки им. Н.И Лобачевского Раиса Шарафиева без устали работает над переводом дневников. Трудная, ответственная, кропотливая работа, требующая больших знаний и высокого профессионализма. Одна за другой стали появляться в журнале публикации, подготовленные Раисой Гамировной. Она сама говорит: «Невозможно оторваться от чтения рукописей. Так интересно!» Надеюсь, что и нашим читателям было интересно погружаться в жизненные обстоятельства великого татарского драматурга.

Зульфия Гаяновна в своей статье пишет о завещании Мирхайдара Файзи, в котором он наказывает хранить его рукописи и издавать произведения. Что ж, хранить мы научились, а вот со второй частью завещания возникли трудности. В последний раз произведения Мирхайдара Файзи были изданы в 1957 г. И наши попытки переиздать двухтомник не увенчались успехом. Ответственные лица сочли несвоевременным переиздание сочинений драматурга. И опять таки помог профессионал, большой учёный, поклонник творчества Мирхайдара Файзи и просто хороший человек Тагир Шамсигалиевич Гилазов. Много лет он изучал татарскую литературу начала прошлого века и, в частности, жизнь и творчество Мирхайдара Файзи. Он с готовностью взялся за осуществление моей мечты. И уже в сентябре 2017 г. был выпущен сборник пьес Мирхайдара Файзи.

Таким образом, можно сказать, мы вместе потихоньку выполняем наказ Мирхайдара абый. Помогают все вокруг, интеллигентные труженики, понимающие значимость личности Мирхайдара Файзи в татарской истории, любящие его творчество и беспокоящиеся за состояние татарской культуры. Они, словно придерживаются девиза: «Мы в ответе перед будущими поколениями татар за сохранность нашей культуры!»

Я бы добавила, что это люди, которым дано счастье, видеть плоды своего труда, люди, для которых их труд имеет особый смысл, — быть полезными обществу, своим соотечественникам, своему народу.

Перевод  дневников Мирхайдара Файзи, издание его произведений, фильмы, репортажи и статьи, рассказывающие об истории «гениального странника», музеи, хранящие эту историю, литературные вечера, напомнившие о драматурге нашим соотечественникам  в Татарстане, Орске и Москве, постановки спектаклей «Галиябану», «Ак калфак», «Асылъяр» профессиональными и народными татарскими театрами – это то, что будет востребовано будущими поколениями татар, то, что не даст имени драматурга исчезнуть с культурной карты Татарстана, обогатит нашу культуру и сделает историю страны доступнее для понимания современниками.

Я благодарю Зульфию Гаяновну за тёплые слова поддержки в самом начале пути, за слова, которые дали импульс к большой работе, поддерживают меня и сейчас и, я надеюсь, не дадут мне остановиться на пол пути!

Пять лет работы сайта «Всё о Файзи», который упомянула Зульфия в своей статье, прошли не даром. Наш сайт — не легковесный источник информации, один из тех, что мы привыкли бегло просматривать. Пусть у него не много подписчиков, но это избранная публика, глубокая,  серьёзно интересующаяся историей и культурой татарского народа. Актуальность поднимаемых нами вопросов подтверждается тем обстоятельством, что 2022 г. объявлен Годом культурного наследия народов России. Пусть же труд каждого, кто работает над вопросами сохранения и возрождения культурного наследия своего народа будет оценён по заслугам!

Текст Статьи  Зульфии Халиуллиной «Үтәлмәгән васыять», газета «Шәһри Казан», 18 декабря 2016г.

«Үтәлмәгән васыять»

Татар театры дөньясында иң күп куелган сәхнә әсәрләренең берсе — Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ыдыр. Зур сәхнәләрдән тыш авыл үзешчәннәрен генә карасак та, кайсы татар авылының сәхнәсендә генә «Галиябану» уйналмыйча калды икән?

Һәр җирлекнең үз Галиябанулары, Хәлилләре, Исмәгыйльләре бар. Язылу тарихына күз салсак та, берәүләр төп геройлар Оренбург өлкәсенең Баймак төбәге яшьләренең прототиплары дисә, икенчеләре язучының Орск һәм Җүнәй авылларында үткән көннәре пьесаның язылуына нигез булган дип саныйлар. Без, татарстанлылар исә, язу өстәле артына утырыр алдыннан Балтач районы Шода авылында булып кайту да аның күңелен кузгаткан, дибез. «Шода кебек мөкәммәл авыл күреп, күптән көткән бәхетемә юлыктым», дип яза ул үзе дә истәлекләрендә. Шода авылында санаулы көннәр генә торса да, авыл өчен дә, язучының үзе өчен дә ул бик кадерле, истәлекле булып кала. Бүгенге көндә Шодада Мирхәйдәр Фәйзинең музее бар, ул аның абыйсы Сәетгәрәй хәзрәт Фәйзуллин йортында урнашкан.

Музей, район җитәкчелеге тырышлыгы белән, Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 100 ел тулу уңаеннан 1991 елда ачылган һәм Татарстан милли музее филиалы булып тора. Ул ике мемориаль юнәлешкә ия: беренчедән, язучы турында сөйләсә, икенче яктан, татар авылы өчен әһәмияткә ия булган дин әһеле — мулла йорты тас­вирлана. Быел «Галиябану» спектакленең язылуына — 100, язучының үзенең тууына 125 ел тулды. Әлеге уңайдан республика күләмендә әллә ни зур чаралар булды дип әйтеп булмый. Әле дә ярый балтачлылар, язучыны зурлауны үз өсләренә алып, 18 ноябрь көнне бик тә эчтәлекле бәйрәм оештырдылар.

Бәйрәмдә Казаннан килгән язучылар, Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы Сәетгәрәйнең оныкчыгы Диләрә Мөхәммәдъярова, Камал театры артистлары катнашты. Менә бу урында озак һәм озын итеп балтачлыларның бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырулары, кунакларның затлылыклары, хуҗаларның кунакчыллыклары турында сөйлисе иде дә соң, әмма шушы очрашуда ишеткән, белгән яңалыклар, борчулы сораулар язманы бөтенләй башка юнәлешкә алып кереп китә.

*«Ул көндәлекләрне укый башласаң, туктап булмый»

Мирхәйдәр Фәйзи — татар дөньясында драматург буларак танылган шәхес. Үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза. Ул искитмәле төгәл, күзәтүчән, игътибарлы кеше булган. Һәр күргәнен җентекләп тасвирлап язган. Шушындый күзәтүләр тупланган 70 көндәлек дәфтәре җыйналган. Үзенең вафатыннан соң, бу әдәби мирасны милли үзәккә тапшыруны ­васыять итә. 1971 елда журналист Сә­гыйт­ Фәйзуллин әлеге көндәлекләрне Лобачевский исемендәге фәнни китапханәгә тапшыра. Мирхәйдәр Фәйзинең бакыйлыкка күчкәненә 88 ел гомер үткән. Бер уйласаң, хәйран калырлык, ел саен нинди генә китаплар басылмый, әдәби эзләнүләр башкарылмый, әллә кайсы телләрдән тәрҗемәләр эшлибез, ә монда татар язучысы Мирхәйдәр Фәйзинең ничә еллар буе энҗе бөртекләре кебек җыйган мирасы шул килеш ята бирә.

Балтачтан кайтканнан соң, үз күзләрем белән әлеге көндәлекләрне күрәсе, укый алмасам да, һич югы кулыма тотып карыйсы килү теләге белән, Лобачевский исемендәге фәнни китапханәгә киттем. Китапханәнең «Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегенең шәрык ­секторы»ның төп библиографы Рәйсә Шәрәфиева мине каршы алып, үтенечемне үтәргә вәгъдә бирде.

Бераз гына читкә китеп шуны әйтим, 1806 елда нигез салынган китапханәгә бүгенге көндә экскурсия кысаларында һәркем керә ала. Анда күргән, тойган кичерешләрдән әле дә булса айнып җитеп булмый, сезгә дә барып күрергә тәкъдим итәм. Инде хәзер төп темабызга күчик. Китапханә белән бик тиз генә таныштырганнан соң, Рәйсә Шәрәфиева мине шәрык секторына алып керде. Мирхәйдәр Фәйзинең көндәлекләре нәкъ менә шушында саклана.

— Безнең китапханәдә Мирхәйдәр Фәйзинең 68 дәфтәре бар. Революциядән соң үзе үк, куркып, ике дәфтәрен юк иткән, бу турыда ул үзе язып калдыра. Исән көндәлекләрдән дә кайбер урыннары кисеп алынган. Күрәсең, ул куылудан, каһәрләнүдән курыккан.

1988 елда библиотека хезмәткәре Диләрә апа Абдуллина көндәлекләрне өйрәнеп күрсәткеч бастырган, бу архивның тасвирламасы, ягъни өч-дүрт көндәлек битен ярты җөмлә белән генә бирә. Мин эшләгән дәвердә көндәлекләрне эзләп килгән кешеләр юк дәрәҗәсендә. Соңгы вакытта гына бераз кызыксыну артты. Үзем әлеге көндәлекләрне укый башлаган идем, туктый алмыйм, аз гына мөмкинлек булуга, укыйсым килә. Алар бик тә мавыктыргыч итеп язылганнар. Язучының игътибарлылыгына хәйран каласың. Монда ул чор кешеләренең яшәеше, киемнәре, ашаган ризыклары, базардагы бәяләр, авыл тарихлары. Кайсы җирлектә ничек бииләр, нинди җырлар җырлыйлар, төрле халык бәйрәмнәре, уеннар. Мисал өчен, Арчага барганда бер урыс авылында бик матур бакча күреп, шунда кереп чыгарга булган. Хуҗаның 14 төрле кура җиләге, 50 төрле алмагачы, кара, кызыл, ак карлыганы, моннан тыш яшелчә бакчасы булган. Хәтта эрбет чикләвеге дә үскән. Бу кеше алма сатып кына да 7000 сум акча җыйган, шулар хисабына яңа өй җиткергән. Бу көндәлекләр киң җәмәгатьчелеккә барып ирешмәгән диярлек. Бары тик Мирхәйдәр Фәйзинең 1957 елда чыккан «сайланма әсәрләр»енә генә аларның бик азы кергән. Үзегез аңлыйсыз, Совет чорында күп нәрсәне язарга ярамаган, шуңа күрә китапка кергән истәлекләр бик нык кыскартылган, аның асылы да югалган.

*Җиңел түгел, авыр. Исәп — бирешмәскә

Мирхәйдәр Фәйзи мирасын барлау, аны укучыларга җиткерү хыялы белән янып яшәүче кеше Диләрә Мөхәммәдъярова — Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы Сәетгәрәйнең оныкчыгы. Балтачта күрешкәннән соң, без аның белән кабат аралаштык.

— 2009 елның 31 декабрендә әнием Гәүһәр вафат булды. Кайгы үзе генә йөрми, диләр, мин сукырая башладым, эштән китәргә мәҗбүр булдым, — дип сөйләде ул, үзе белән якыннанрак таныштырып. — Бу — минем кая бәрелергә белмәгән бик авыр көннәрем. Чарасызлыктан, кулыма каләм алып, үзебезнең нәсел турында истәлекләрне җыйнарга тотындым. Әниләр үзләре сөйләмәделәр, үзебезгә сорап язарга акыл җитмәгән. Гаилә архивындагы фотоларны барлыйм, ә алар артына иске гарәп графикасы белән язылган. Бактың исә, без үзебезнең әниләребез, әбиләребез язганны да укый алмыйбыз икән ләбаса. Эзләнүләрем Лобачевский исемендәге фәнни китапханәгә китерде. Шунда Мирхәйдәр Фәйзинең бабама язган хатларын кулыма алдым. Бер карасаң, чиксез бәхет кебек, күзләремдә яшь, тик хатларны укый гына алмыйм. Рәхмәт биредә эшләүчеләргә, хатларның күчермәсен бирделәр. Без аларны тәрҗемә иттек. Кайчакта уйлап куям, әгәр дә минем тормышымда менә шушындый кискен борылыш булмаган булса, бу архивларны эзләр идем микән? Күзләрем күрми башлады, ә күңел күзем, киресенчә, ачылды. Эшемне Мирхәйдәр Фәйзигә булышу теләге белән башлаган идем, хәзер аңлыйм, бик авыр вакытымда ул миңа үзе ярдәм кулы сузган, яшәешемне мәгънәле итте. Үземә максат куеп, нәселебезгә кагылышлы барлык документларны туплый башладым. Бүгенге көндә материаллар йөз биткә якын җыйналды, алар фотолар белән тулыланган. Компьютерда күрмәүчеләр өчен программа ярдәмендә эшлим, почталар җибәрергә кызым ярдәм итә. Үзебезнең эшчәнлекне күрсәтү ниятеннән, сайт бул­дырдык (https://faizy.ru/problemyi-naslediya-dramaturga/). Җиңел түгел, авыр. Исәп бирешмәскә. Беркемне дә гаепләргә теләмим, гел ниндидер сәбәпләр чыгып торган Мирхәйдәр Фәйзинең иҗатына игътибар җитмәгән. Бу хата төзәтелергә тиеш дип уйлыйм. Елдан-ел миңа теләктәшлек белдерүчеләрнең саны арта бара.

*Шода

Көндәлектән өзек укучылар игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Шода дигән су буена утыр­ган 235 өйле, 1333 халыклы, ике мәсҗедле зур гына авыл. Үзендә кантор, ягъни волостной правление, ике су тегермәне, ике ирләр мәдрәсәсе, бер кызлар мәдрәсәсе, пожар әсбабларыннан ике насос, сигез пичкә1 вә башкалар бар. Һәм һәр ел имана башына дүрт агач микән кисеп, арттан үстерә барган бетмәс хәзинә — 500 дисәтинә урманы бар. Сәедгәрәй абзыйларда укулар ирләр һәм кызларда яхшы, вә имкяне2 табылган кадәр тәртип белән булып, аръяк мәхәлләдә искечә икән. Ике мулла арасы һәм төзек булмыйча, Шакир мулла Сәедгәрәй абзый өстеннән донос ясап берничә тентү дә ясаткан. Бу якта уку-укытуның яхшы юлга салынуына Ишми зур манигъ3 булып тора икән.

Шода суына тагы бер Шурма дигән су килеп кушылып, авыл өч кыйсем булып тора вә Шода очы, Үре очы, Яре очы дип атала. Тегермәннәреннән берсе авылның үзенеке булып, бер урыска арендага бирелгән. Нәрсә тарттырганда сугышка кадәр бер тиен бирәләр икән. Хәзер кыйбатланып тиен ярымга менгән. Сәедгәрәй абзыйларның йорт-җирләре вә тормышлары бик шәп. Зур ишегалды эчендә зур алма бакчасы белән башка каралтылары бар да йитеш. Сөйләп бирү мөмкин булмаганга, алда планын ясап куячакмын. Минем үземә бер бик матур бүлмә — намазлыгы белән тәсбихына кадәр йитеш. Мин торган бүлмәнең асты малай өе, өсте чардак булып, авыл җирендә 3 кабатлы өй күрү безнең өчен бик ят вакыйга. Ләкин монда алай түгел. Һәр авылда, хосусан муллалар өе шулай. Асты таш, яхуд ике каты да таштан булган гаҗәп формалы өйләрнең бер авылда берничәсендә очрала. Агачтан гына салынган өйләр дә, бу якка гына хас бер формада бик матур итеп салынганнар. Тәрәзәләр капкачсыз булып, читләре ярты аршин киңлегендә бик матур челтәрләп эшләнгәннәре бар ки, бу зиннәт безнең яктагы өйләрнең төшенә дә кермәгән әле. Дәхи кыек өстенә ясалган бертөрле чардак та минем дикъкатемне җәлеп итте. Сәедгәрәй абзыйларның өйләре бик уңайлы формада салынып, уңайлы худлар4, һәйбәт пичләр, җиһазлар-фәләннәр бар да шәһәрдәгечә. Безнең яктагы авыл муллалары белән мондагылар арасында тиңләштерү мөмкин булмаган бер аерма.

22ндә Сәедгәрәй абзый белән 23нә дип дәгъвәт ителгән Балтачның Сабирҗан мулла мәҗлесенә баруга җыенып Түнтәргә барып кундык. Бөтенрусиягә мәшһүр булган бу авылның ил дошманы булган кешесенә үк барып төшеп кунак булу ничектер мәкруһ5 күренгәндәй булды.

Түнтәр — ике мәсҗедле, Шодадан кечерәк бер авыл. Һәйбәт өйләр байтак булса да, Ишминең өйләре арада бер дворец кебек тора. Ике катлы булмак үзрә, асты таш, өсте агач. Урамга 15 тәрәзәләр караган бу өйне авыл җирендә дворец дип атау мөбаләгаләр6 булмаса кирәк. Ишегалдына да әллә никадәр сузылып малай өйләреннән башка 20 дән артык бүлмә санадым. Җиһазлар бар да мөкәммәл, бер тарикате әһлиянең7 йорты дип атарлык түгел. Безне Ишминең олуг угылы Нәкыйп белән кече угылы Нурлыгаян каршы алдылар. Габделхәйгә без вәгъдәсезлек эшләү сәбәпле, ул кайтып йитмәгән иде әле. Өченчеләре булган Нурислам Пермьдә бухгалтерлыкка укый икән. Балалары гаять һәйбәт вә яшь фикерле кешеләр булып, аталарының эшләреннән чын-чыннан җирәнәләр.

Кичке чәйне эчкәч, Ишминең безне кабул итәчәген белдерделәр. Миңа министр хозурына кабул ителгән кебек тоелып китте. Аның каршысында тезләнеп кенә утыру тиешлеген вә башка адәпләрен миңа алдан белдереп куйдылар. Күп бүлмәләрне үтеп простой гына җыелган Ишми бүлмәсенә барып кердек. Яшел чапан, бохарча уранган чалма киеп идәнгә утырып куйган. Сәлам биреп җиргә [идәнгә] тезләнеп күрештек. Каршысына тезләнеп утырдык. Авырудан терелеп килгән чагы икән. Башын түбән иеп кенә утыра. Мине кода дип бик хөрмәт итеп кадерләп кенә сөйләшә. Сөйләшүе бик йомшак. Сугыш хәлләрен дә сорашкалап ала. Бәгъзән көлке сүзләр дә әйтеп куя. Сәедгәрәй абзый сүзләрен хуплап: «Дөрест, тәкъсыйр8, шулай, тәкъсыйр», — диеп кенә утыра. Мин сораганына гына җавап бирәм. Янында ярты сәгатьтәй утырдык. Бу мөддәт9 минем аякларны тәмам изде. Алдымда ишан барлыкны онытыр хәлгә килдем. Ләкин аның алдыннан үзең рөхсәт сорап чыгу хөрмәтсезлек вә аның «рөхсәт инде»сен көтү адәптән икән. Ходай иманын юлдаш иткере: «Ярый, рөхсәт инде», — дип кул күтәрмәсенме; Сәедгәрәй абзыйга бернәрсә түгел, мин аксый-аксый чыгып киттем. Нәкыйп безне: «Министерстводан» бушандыгызмы?», — дип каршы алды.

Иртәгәсен 23ндә бөтен дөньяны болыт каплап яңгыр коя гына. Без Балтачка барудан ваз кичтек. Иртә чәйне без кунган бүлмәдән ике бүлмә аша бер бүлмәгә идәнгә әзерләгәннәр иде. Моның сәбәбе — Ишминең безнең янга чәйгә чыкмакчы булуы икән. Тагы аякка бәла. Ләкин бер генә чынаяк эчеп чыгып китте. Бу безне илтифаты10 белән мөшәррәф11 итүе икән. «Мәҗлескә өлгермәсәгез дә кичкәрәк барыгыз, Хәйдәр андагы кодаларны да күрсен», — дип китте. Минем хәеремне калдырып сөйләшә. Чәйдән соң кодагый кереп күрешеп чыкты. Алар шундук Балтачка киттеләр. Төш вакытында яңгыр туктады. Аштан соң бакчаларга бардык. Кура җиләгенең кызылы, агы, кара вә кызыл карлыганнар, крыжовник, чия вә алмалар кып-кызыл булып пешеп утыралар. Туйганчы ашадык. Җиләкләрнең бу кадәр күп булуына мин гаҗәпләндем. Ул варенье кайнатулар, как коюлар, киптерүләр хисапсыз. Бер чәй янына 4-5 төрле варенье китереп тезәләр. Аш арты урынына җиләк кенә хезмәт итә. Кура җиләгенең агы, кызылы, карасы да була икән. Кура җиләгенең кадагы 8 тиен.

Сәгать 4ләрдә без Балтачка киттек. Юлда Сасна авылында Нәкыйпнең бабасы Сөләйман мулла Даудов капкасына туктап, угылы Фатыйхны күреп киттек. Бу миңа электән беркадәр мөнасәбәтле иде. Гаскәрилектән калу өчен тимер юлда приказчиклык хезмәтендә тора икән. Бик күңелле егет күренде: «Кайтышлый керегез», — дип бик чакырып калды. Сасна — 5 мәсҗедле зур авыл. Балтач Саснадан ике чакрым гына ары булдыгы хәлдә, Казан өязенә караган ике мәсҗедле, базарлы, ярминкәле, байлары күп бик төзек бер авыл икән. Малмыждан Казанга киткән олы юл өстендә булып, урамнан ун чыбыклы телеграм [телеграф] баганалары үтә дә авылга зур ямь булып тора. Бу яктагы олы юллар, ягъни Малмыждан Казанга, Малмыждан Вяткага, Малмыждан Пермьгә киткән юлларга тигез итеп таш түшәлеп, ике читенә тирәкләр тезелгәнгә, ифрат күңелле ул юллардан йөрү. Читтән караганда юл буенча тезелеп киткән агачлар матур күренеш ясап торалар. Бигрәк тә Казан юлы шәп. Малмыждан Казанга йиткәнче юлдагы таулар киселеп һичбер үр менәргә, чокыр төшәргә туры килми ди. Ләкин вак юллар бик казылмалы бу якта.

Шодадан Балтачка кадәр шушы авылларның эченнән үттек: Тау Өсте, Луб, Урбар, Түнтәр, Карлыган, Сасна күренеп кала: Пабанюр, Күтәш, Биктәш, Янгыл Иле, Көшкәтбашы, Көшкәт Пучинкәсе, Иҗа. Ягъни 37 чакрымдагы Балтачка барып йиткәнче күз 15 авылны күреп өлгерә. Балтачта без барган Сабирҗан мулла Сәгъ­детдинов — бер мәсҗеднең мулласы вә Ишминең баҗасы бай бер мулла. Капканың ике ягында икешәр катлы ике зур өй, шәп бер алма, җиләк бакчасы, пима12 бас­тыра торган йортлары бар. Сәүдәсе пималар белән булып Мәкәрҗә, Мәскәүләргә барып эш итә икән. Финляндиядә бер выставкада зур алтын медаль бирелгән. Бик күп пималар эшләп куйганнар. Казанга байтак эшләгәннәр. Үзе бик шәп кеше булган кебек, бик һәйбәт угыллары бар. Өлкәне вә хатынын йортка төшереп бу мәҗлеснең ясалуына сәбәп булганы Шәриф, үзе янында мулла. Элек ак якаларда гына йөргән бу егет 1914 нче ел ничек чалма-чапанлыга түренгәнен сизми дә калган. Аңа тия Кодеснең Бохара бизгәге белән авыру көннәре иде. Призыв эше белән шундый хәлләргә дучар булган, ахры. Аннан малик булып булса, миңа аеруча охшады. Казанда — «Мөхәммәдия»дә укый икән. Бик күп белә. Бик күңелле егет. Тагы Мирзасалих дигән кечкенәләре бар. Без капкадан барып кергәндә, ишегалды тулы мулла иде. Кайсы комган күтәреп кайдадыр бара, кайсы җуынып утыра, кайсы арбага төялеп ята, кайсыберсе өелеп-өелеп тик торалар. Күрешә-күрешә җөдәп беттем. Берәүгә кунакка барырга торалар иде. Никадәр кыстасалар да, мин мәҗлескә йөрмәдем. Малик белән карап йөрдек. Без Балтачта кундык. Муллалардан да унаулабы кунарга калды. Алар шушылар: Гариф бине Әхмәт Таузари, Зыяэддин Миначов Иске Смәилнең, Борнакның Салих бине Мөхәммәтҗан, Урның Зариф вә Фәйзерахман Фозуровлар, кайсы авылныңдыр Гариф бине әлләкем әл-Хәсән шәйхе, Мәтәскәнең Фатыйх бине Шәкүр Яхин вә башкалар. Һәркайсы җәдид вә күңелле яшьләр вә муллалар. Мәҗлесләре бик кызык булды. Арадан төскә дә матур вә җагымлы, картрак Фатыйх мулла гына, безнең Мәгазибез дип тәкъдим иттеләр. Ләкин Мәгази шикелле тиле вә фахиш13 түгел дип ялгадылар. Мәгази шушы тирәдәге Мәчкәрәдә укыганлыктан, аның хакында мәгълүматлары бар. Муллаларның арасында Зыя исемле бер көлдергечләре дә бар. Мин бу якта бөтенләй шагыйрь, мөхәррир булдым да киттем. Муллалар арасында да пачут шәп. Җиреңдә ноль дәрәҗәсендә булсаң да, читкә яңгырабрак ишетелә, ахры. Шул шагыйрьлек җәһәтеннән һәркайсы ихтирам күрсәтеп маташалар ки, соңга таба вөҗданым күтәрә алмый башлады. Алай да ихтираз14 ясамый, нык тордым.

Иртә чәйгә Ишми дә чыгып, барыбызның да аякларыбызны «Себергә» йибәрде. Миңа бик илтифат күрсәтте. Бер-ике мулладан түргә утыртты. Ләкин мин алда[н] чыгып киттем, түзә алмадым. Балтачтан Саснага Фатыйхларга килдек. Анда аш ашап, чәй эчтек. Аталы-уллы икесе дә бик һәйбәт кешеләр [дип] таптым. Мулла байтак мәгълүмат чәчә. Татарча гына түгел, төркичәнең дә бик күп тарих вә гыйльми, әхлакый рисаләләрен, романнарын укыган. Минем дә язганнарым хакында мәгълүматы бар. Күп нәрсәләр сораша. Чәй янында, «Балтачы Мөхәммәд паша»ны укыганыгыз бармы, дип сорады. Бар дип шуңа гаид15 сөйләштек. «Шәрекъ»ның16 әсами көтебендә17 «Балтачы Мөхәммәдша» дип басканнар дип рәхәтләнеп көлә үзе. Тарих намына18 төркичәдән «Балтачы Мөхәммәд паша»дан башка бернәрсәне дә бөтен укыганым юк идеке, бу бер могҗиза кебек булды. Вә мулланың миңа булган хөсне заны19 бөтен көенчә аерылып киттек. Бакчалары бик зур, чиксез һәйбәт иде. Түнтәргә керми сугылып кына китеп, икенче юлдан Чипья, Корамьял, Күнәрләрнең эченнән үтеп, Чиркас, Яңгучи, Урчиял исемле авылларны сырттан күреп китеп, Шодага кайттык.

Язманы басмага КФУның Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә хезмәткәре Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

1 Пичкә — бочка.

2 Имкян — мөмкинлек.

3 Манигъ — киртә, тыючы.

4 Худлар — юллар.

5 Мәкруһ — начар күрелгән, ямьсез.

6 Мөбаләга — арттыру, күпертү.

7 Тарикате әһлия — дини кеше.

8 Тәкъсыйр — руханиларны олылап эндәшү.

9 Мөддәт — ара, вакыт.

10 Илтифат, олылау, яхшы кабул итү.

11 Мөшәррәф итү — кадерләү, хөрмәтләү.

12 Пима — киез итек.

13 Фахиш — начар, бозык.

14 Ихтираз — саклык.

15 Гаид — бәйләнешле.

16 «Шәрекъ» — Орск шәһәрендә 1906 Әхмәт Исхаки тарафыннан ачылган басмаханә.

17 Әсами көтеб — китаплар исемлеге.

18 Намына — исеменә.

19 Хөсне зан — яхшы теләк (уй).

Пока нет комментариев

Комментарии